ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
11 августта полиция бүлегенең дежур частена 30 яшьлек Чаллы кешесе машинасын югалтуы турында хәбәр итә. Машина Әлмәттәге бер предприятие территориясенә куелган була.
ӘМР советы һәм Әлмәт шәһәр советының чираттан тыш сессиясендә Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы буенча участок сайлау комиссияләре составының резервына кертү өчен кандидатуралар тәкъдим итү тәртибе каралды.
Әлмәт театры артистлары җәйге ялдан чыкты
Казан, Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу шәһәрләреннән 20 тоннадан артык конфискацияләнгән һәм законсыз әйләнештән алынган продукция чыгарылган. Россия хөкүмәте карары нигезендә конфискацияләнгән спиртлы продукция эшкәртү яки юк итү өчен “Росспиртпром” ААҖ вәкилләренә тапшырылган.
Быел татарстанлылар 30 августтан 1 сентябрьгә кадәр ял итәчәк.

12
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Әлмәт районының Кичүчат авылында зона семинар-киңәшмәсе булды. Аның темасы – “Уҗым культуралары чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салу үзенчәлекләре”.
Игеннәрне урып-җыю дәвам итә.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм республиканың округ сайлау комиссияләре V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итүне тәмамлады
Шәһәр ветераннар советы шәһәр һәм район ветераннарын Көньяк-көнчыгыш ветераннарының “ Балкыш” үзешчән сәнгать фестиваленә чакыра. Ул 14 августта “Нефтьче” мәдәният сараенда була. Башлана 11 сәгатьтә, керү ирекле.
1912 елның 12 августында Россия хәрби ведомствосында Генераль штаб Баш идарәсенең һавада очу частен штатка кую турында приказ чыга. Шушы вакыйга хөрмәтенә 12 август Россиянең хәрби авиациясен булдыра башлау көне итеп санала, ә әлеге дата үзе һава флоты пилотларының һәм авиация инфраструктурасында эшләүчеләрнең профессиональ бәйрәмен булдыру өчен нигез буларак кабул ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International