ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

13
август, 2014 ел
чәршәмбе
ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов район сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин белән 3нче шәһәр поликлиникасында, Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр дәваханәсендә һәм Әлмәт үзәк район дәваханәсендә булды
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге V чакырылыш Татарстан парламентына депутатлар сайлаганда тавыш бирү бюллетенендә беренче булачак.
Басуларда игеннәрне урып-җыю эшләренең кызаган чагы
Бүген Әлмәттә яшәүче Хәй Вәлид улы Мостафинга 89 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы инвалидын туган көне белән котларга район башлыгы Мәҗит Салихов килде, чәчәкләр букеты һәм бүләк тапшырды. Район башлыгы ветеранга сәламәтлек, озын гомер теләде
Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә катнашып, балаларны сөендерде.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
“КАМАЗ” ААҖ вәкилләре “Килчәк Татарстан көллияте” проекты белән танышу өчен “Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводында булдылар.
Әлмәт район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль ярдәм буенча урынбасары Равил Хәйруллин рәислегендә шәһәр ветераннар советы президиумының утырышы булды. Совет рәисе Васыйл Хуҗахмәтов, катнашучыларны сәламләп, көн тәртибе белән таныштырды. Төп мәсьәлә – ветераннар советының 22 августта булачак район пленумына әзерлек (советка 55 ветеран, аның президиумына 17 кеше керә). Анда район башлыгы Мәҗит Салихов, ветеран оешмаларының һәм яшьләр комитетларының җитәкчеләре катнашачак.
Урсалы урта мәктәбе педагогик коллективы 8нче сыйныф укучысы Адамова Аделина Фикрәт кызына матди ярдәм күрсәтүегезне үтенә. 1999 елда туган бу кыз хәзерге көндә Израильдә онкология үзәгендә тикшерелү һәм дәвалану үтә. Диагнозы – сөяк лимфомасы (ракның бер төре). Кеше кайгысына битараф булмаган кешеләрнең ярдәменә өмет итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International