Татарстаннан читкә 20 тонна законсыз алкоголь продукциясе чыгарылган

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Казан, Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу шәһәрләреннән 20 тоннадан артык конфискацияләнгән һәм законсыз әйләнештән алынган продукция чыгарылган. Россия хөкүмәте карары нигезендә конфискацияләнгән спиртлы продукция эшкәртү яки юк итү өчен “Росспиртпром” ААҖ вәкилләренә тапшырылган.

Ведомствоның хәбәр итүенә караганда, барлык продукция дә Татарстаннан читкә юк итү өчен чыгарылган.

Шунысын искәртик, күптән түгел үткән тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Әлмәт котрафактлы алкогольне юк итү буенча лидер булып тора. 2014 ел башыннан бирле Әлмәт районында 4265,4 литр алкогольле һәм спиртлы эчемлек конфискацияләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International