Татарстан парламентына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итү тәмамланды

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм республиканың округ сайлау комиссияләре V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итүне тәмамлады.

Кичә сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре кандидатларның республика исемлеген теркәүгә документлар тапшырды. Сәяси партияләрнең 5 төбәк бүлеге имза һәм теркәү өчен документлар исемлеген тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Сайлау кодексы документларны тикшерү өчен сайлау комиссияләренә 10 көн вакыт бирә. Имза җыю документларын тикшерүдә ТР буенча ЭЭМ Эксперт-криминалистика үзәге һәм Россия Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе да катнашачак. Татарстан ҮСК 9 августка кадәр кандидатлар исемлеген теркәү яки теркәмәү турында карар кабул итәргә тиеш.

Шулай итеп, бүген сайлау кампаниясендә 11 сәяси партия катнашырга теләк белдерде, әмма аларның 10 сы гына кандидатларның республика исемлеген теркәүгә документлар тапшырды. Кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү чоры тәмамланганчы 4 кандидатлар исемлеге теркәлде.

Республиканың бер мандатлы сайлау округларында кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү чорында 300 дән артык кандидат тәкъдим ителде, 240 тан артык кандидат теркәлүгә документларын тапшырды, 100 дән артык кандидат теркәлгән, дип хәбәр итә ТР ҮСК матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International