Әлмәт театры артистлары җәйге ялдан чыкты

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Әлмәт театры артистлары җәйге ялдан чыкты. Һәм бер төркем артистлар “Гашыйк Кәриб” спектакле белән Дагыстан республикасында үтүче форумга чыгыш ясарга китте.

70 нче юбилей сезоны 26 нчы сентябрьдә ачыла. Яңа сезонның беренче премьерасы октябрь аенда көтелә. Г.Хаҗибәковның “Аршин мал алан” спектаклен режиссер Ренат Әюпов сәхнәләштерә. Премьера Татарстанның халык артисткасы Луиза Солтанованың 70 яшьлек юбилее кичендә күрсәтеләчәк. Җиһан образын ул башкара. Октябрь аенда «Гашыйк Кәриб» спектаклен тагы бер фестиваль көтә. Пенза шәһәрендә Лермонтов әсәрләре буенча Бөтенроссия “МАСКЕРАДЪ” фестивале үткәрелә. Театр анда да чакырулы. Театрның 70 еллык юбилей тантанасы декабрьдә булачак. Театр бинасының фасадын ремонтлау эшләре инде төгәлләнеп килә. Яңа сезонны яңа матур бина белән каршы алабыз.

Әнисә Таһирова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International