Бүген Россия Хәрби һава көчләре көне билгеләп үтелә

2014 елның 12 августы, сишәмбе
12.08.2014

1912 елның 12 августында Россия хәрби ведомствосында Генераль штаб Баш идарәсенең һавада очу частен штатка кую турында приказ чыга. Шушы вакыйга хөрмәтенә 12 август Россиянең хәрби авиациясен булдыра башлау көне итеп санала, ә әлеге дата үзе һава флоты пилотларының һәм авиация инфраструктурасында эшләүчеләрнең профессиональ бәйрәмен булдыру өчен нигез буларак кабул ителә.

Хәрби һава флоты барлыкка килгән елларда авиациянең төп бурычы разведка була. И.Сикорскийның атаклы “Илья Муромец” самолеты барлыкка килгәннән соң еракка оча торган авиация үсә башлый.

Бу истәлекле дата дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итү бурычларын хәл кылуда хәрби һава көчләренең хезмәтләрен тану билгесе итеп гамәлгә куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International