Әлмәт районында игенчеләрнең семинар-киңәшмәсе булды

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Бүген Әлмәт районының Кичүчат авылында зона семинар-киңәшмәсе булды. Аның темасы – “Уҗым культуралары чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм орлык салу үзенчәлекләре”.

Авыл мәдәният йортының фойесында семинарда катнашучылар төрле компанияләрнең продукцияләре күргәзмәсе белән таныштылар.

Пленар өлешнең башында район башлыгы Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшләр турында сөйләде.

Семинар-киңәшмәне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов дәвам итте. Чыгышының башында ул республикада игеннәрне урып-җыюда хәлнең катлаулы булуын, көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булмавын әйтеп үтте. Семинар-киңәшмәдә ул “Уҗым культуралары игүнең технологик үзенчәлекләре” дигән доклад белән чыкты, белгечләрнең игътибарын чәчү срокларын саклауга, сортлар сайлап алуга юнәлдерде.

Пленар өлеш барышында авыл хуҗалыгы белгечләре фитомониторинг үткәрү методикалары, басуларның торышы һәм чүп үләннәренә, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш чаралары, авыл хуҗалыгы культураларының элита сортлары турында докладлар сөйләделәр. Үсемлекләр карантины таләпләрен саклауга аеруча игътибар бирелде.

Практик өлештә “Кичүчат” хуҗалыгы басуында туфракны төп эшкәртү һәм чәчү алдыннан эшкәртү машиналарының эшен күрсәтү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International