Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәр советының чираттан тыш XXXV (бергә) сессиясе булды

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
ӘМР советы һәм Әлмәт шәһәр советының чираттан тыш сессиясендә Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы буенча участок сайлау комиссияләре составының резервына кертү өчен кандидатуралар тәкъдим итү тәртибе каралды.

Бу темага доклад белән ӘМР советы рәисенең урынбасары Наҗия Хәйдарова чыкты. Ул чыгышының башында “Сәяси партияләр турында” һәм Россия гражданнрының төп сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукларының гарантияләре турында” законнарга кертелгән үзгәрешләргә игътибар юнәлдерде. 2012 елдан башлап сайлау участоклары, комиссияләре һәм аларның резерв составы 5 елга оештырыла.

Объектив сәбәпләр аркасында 2013 елда оештырылган комиссияләр составында кадрлар үзгәрде, аларны яңартырга кирәк булды.

- Участок сайлау комиссияләре резервына өстәмә кандидатуралар теркәү өчен тәкъдимнәр җыю 25 июльдә башланган иде, хәзер тәмамланды, - диде Наҗия Мисбаховна. – Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы буенча участок сайлау комиссияләре составы резервына кертү өчен тәкъдим ителгән кандидатураларны 14 августка кадәр карап хәл итәргә кирәк.

ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов кандидатлар сайлаганда бигрәк тә аларның эшчәнлек төренә һәм эшләгән предприятиеләре җитәкчеләренең алар турындагы фикерләренә игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Кандидатлар ышанычлы һәм җаваплы кешеләр булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International