Әлмәт полицейскийлары машина урлаучының тиз арада койрыгына бастылар

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
11 августта полиция бүлегенең дежур частена 30 яшьлек Чаллы кешесе машинасын югалтуы турында хәбәр итә. Машина Әлмәттәге бер предприятие территориясенә куелган була.

“Перехват” операциясе барышында автомобиль Яңа Маврино авылы янында зарарланган хәлдә табыла. ЮХИДИнең трасса ротасы экипажы Кләмәнтәй авылыннан 19 яшьлек егетнең тиз арада эзенә төшә, ул моңа кадәр дә урлашкан өчен берничә тапкыр хөкем ителгән була.

Полиция хезмәткәрләренә әйтүенә караганда, яшь кеше машинаны “йөреп торырга” дип алып киткән, хуҗасына кайтарып бирергә ниятләгән. Ләкин өенә кайтышлый авариягә эләккән.

Хәзер автомобиль карагына кеше транспортына хуҗа булган өчен генә түгел, авария ясаган өчен дә җавап бирергә, автомобильне ремонтлау бәясен дә түләргә туры киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International