Мәҗит Салихов дәвалау учреждениеләрендә булды

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов район сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин белән 3нче шәһәр поликлиникасында, Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр дәваханәсендә һәм Әлмәт үзәк район дәваханәсендә булды.

Дәвалау учреждениеләренең барысында да район башлыгы персонал белән, врачларга электрон тәртиптә язылу терминалларының эше, ветераннар палаталарын республика гуманитар проекты нигезендә максималь дәрәҗәдә уңайлы итеп җиһазлау һәм ремонтлау эшләренең барышы белән танышты.

Район башлыгы пациентларны “тар” белгечләр тарафыннан кабул итү механизмын өйрәнде, иң заманча яңа аппаратларны карады.

Мәҗит Салихов визит вакытында үзенә мөрәҗәгать итүчеләрне бик теләп һәм игътибар белән тыңлады, кайберләренә үзе дә сораулар бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International