“Алнас» һәм «КАМАЗ» дуаль укыту системасы булдыру тәҗрибәсен уртаклашалар

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
“КАМАЗ” ААҖ вәкилләре “Килчәк Татарстан көллияте” проекты белән танышу өчен “Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводында булдылар. “КАМАЗ” ААҖнең корпоратив университеты директоры Светлана Михеева һәм аның урынбасары Татьяна Голубицкая “Алнас”ның укыту үзәге һәм өйрәтүле җитештерү линиясе куелачак Эксперименталь зал мәйданчыгы белән таныштылар.

“Алнас”ның укыту үзәге директоры Сергей Денисов кунакларны ЧТПЗ төркеменең “Ак металлургиянең киләчәге” программасы белән таныштырды, шуның нигезендә Первоуральск шәһәрендә робототехника, мехатроника һ.б. кебек заманча кирәкле белгечлекләргә укыту бара инде. Визит барышында җитештерү белән профессиональ укытуны дуаль системада интеграцияләштерүнең үзенчәлекләре кузгатылды. Светлана Михеева үзләрендә көллиятләр һәм вузлар белән дуаль әзерлек һәм хезмәттәшлекне оештыру практикасын уртаклашты.

- “Алнас”ның укыту үзәге көчле тәэсир калдыра, - диде Светлана Михеева. – безгә ЧТПЗ һәм “Римера”ның кадрлар әзерләүдә дуаль система булдыру прооекты, студентларның укуны көллияттә дә, производствода да берьюлы алып баруы бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International