Шәһәр ветераннар советы пленумына әзерләнү

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Әлмәт район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль ярдәм буенча урынбасары Равил Хәйруллин рәислегендә шәһәр ветераннар советы президиумының утырышы булды. Совет рәисе Васыйл Хуҗахмәтов, катнашучыларны сәламләп, көн тәртибе белән таныштырды. Төп мәсьәлә – ветераннар советының 22 августта булачак район пленумына әзерлек (советка 55 ветеран, аның президиумына 17 кеше керә). Анда район башлыгы Мәҗит Салихов, ветеран оешмаларының һәм яшьләр комитетларының җитәкчеләре катнашачак.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы һаман якыная бара. Аны лаеклы каршылауга хәтер эстафетасы багышлана, бу хакта да фикер алышу булды. Татарстан президенты лениногорскилыларның республикадагы барлык торак пунктларда тыл хезмәтчәннәренә, тол аналарга һәм сугыш балаларына һәйкәлләр кую турындагы тәкъдимен яклады, азнакайлылар эшләгән эшләре турында рапорт бирде инде.

Утырышта ветераннанр һәм яшьләр оешмаларының Татарстан президенты катнашында форумын үткәрү турында да сүз булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International