“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Безнең, Южный поснелогында яшәүчеләрнең, шуны беләсебез килә. Безнең поселок авылда юллар төзү буенча дәүләт программасына керерме? Бездә балалар бакчасы, клуб, мәктәп булырмы? Кыш көне юлларны чистарту буламы? Поселокта яшәүчеләрнең һәммәсенең дә балалары бар, ә автобус тукталышы Колшәрипкә кергән җирдә үк. Южный поселогына якынрак икенче тукталыш ясап, автобус җибәреп булмыймы?


Җавап: Колшәрип авылында Южный поселогы юк, 1 Май урамы, Осиновый, Ф.Әмирхан, Дуслык, Южный тыкрыклары бар.

2013 елда Осиновый тыкрыгына вакташ түшәп юл салынган иде. Хәзерге вакытта яңа йортлар төзелә торган урыннарда юл салу файдасыз, чөнки зур машиналар юл түшәмәсен бетерә.

Колшәриптә бу көндә күрсәтелгән урамнардан 450 метрда 360 балага исәпләнгән ике катлы мәктәп (укучылар 111), шулай ук 95 урынлы ике катлы балалар бакчасы (83 бала йөри) бар. Авыл уртасында клуб эшләп тора.

Якын арада мәктәп, балалар бакчасы, клуб төзү каралмый, планлаштырылмый, чөнки алар бар инде.

Кыш көне юлларны авыл башлыгының мөрәҗәгате белән “Әлмәтнефть” идарәсеннән килгән техника чистартып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International