Әлмәт мөхтәсибәте мәктәпкә баручы балаларны сөендерде

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә катнашып, балаларны сөендерде. 13 август көнне Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчеттә шәһәрдәге һәм райондагы мәктәпкә баручы аз тәэмин ителгән гаиләләрнең балаларына сумкалар һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов гыйлем алуның фарызлыгын ассызыклап, тиздән мәктәпкә барачак балаларга уңышлар, иман байлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек теләде.

Ландыш Гыймаева, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте
Автор фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International