Район башлыгы ветеранны туган көне белән котлады

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Бүген Әлмәттә яшәүче Хәй Вәлид улы Мостафинга 89 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы инвалидын туган көне белән котларга район башлыгы Мәҗит Салихов килде, чәчәкләр букеты һәм бүләк тапшырды. Район башлыгы ветеранга сәламәтлек, озын гомер теләде.

Хәй ага Башкортстан АССРның Зирекле авылында туган. Хезмәт юлын башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлаган. 1942 елда фронтка киткән. Ленинград, Карелия фронтларында рядовой укчы булып сугышкан. 1943 елда башы һәм боты яраланган, 1944 елда каты яра алганнан соң демобилизацияләнгән.

1950 елда Хәй Вәлид улы Әлмәткә күчеп килә. 1978 елга кадәр геодезия конторасында техник була, аннары 1990 елга кадәр технолог булып эшли, шул эшеннән пенсиягә китә.

Сугышта “Батырлык өчен” медале алган, юбилей бүләкләре бар. Хатыны Кәтибә Мөгаллим кызы белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныклары, аларның 2 баласы бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International