“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Участокка электр энергиясе китерү өчен баганалар утыртканга түләргә кирәкме (участок якындагы баганалардан 60 м чамасы ераклыкта)?

Җавап: Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территориясендә яшәүче үз хуҗалыгына электр китергән өчен 550 сумга кадәр акча түләргә тиеш.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен “Сетевая компания” ААҖгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Әлмәт, Шевченко урамы, 5нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International