ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
13-19 октябрьдә Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең 62 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе
Бер атна эчендә, 13-19 октябрьдә, Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 413 очрагы теркәлгән. Бу 100 мең кешегә 14,3 очрак дигән сүз
Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе 1 ноябрьдән физик затларга 2013 ел өчен милек салымы түләү срогы чыгуын искә төшерә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ярдәм һәм хәйрия бүлеге “Сабыйга” дип аталган акция уздыра. Әлеге чара кысаларында ятим сабыйларга кирәк-яраклар (подгузниклар, балалар ризыклары, пеленкалар һ.б.) җыела
14 октябрьдә Әлмәттә “Җиңүне каршылап” дигән телемарафон үткәрелде, ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чаралар комплексы үткәрү өчен акча җыюның рәсми старты булды
17-18 октябрьдә Казанда татар-башкорт милли көрәше буенча XIX шәхси-команда беренчелегенә республика ярышы булды
Ана капиталы түләү программасында гаиләләрнең мохтаҗлык дәрәҗәсен исәпкә алырга кирәк, чөнки программа бала тудыруны стимуллаштыру буенча үз бурычын үтәде инде, хәзер аны үзгәртү сорала. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов белдерде, дип яза бүген “Известия” гәзите
20 октябрьдә Ф.Кәрими исемендәге музейда “Кәримиләр гаиләсенең яраткан ризыклары” дигән күргәзмә булды. Бу көнне музейга килгән балаларны Ф.Кәрими яшәгән чордагы көнкүреш һәм хуҗалык кирәк-яраклары белән таныштыру булды
17 октябрьдә футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбе манежында “Күңелле стартлар” дигән финал ярышлары һәм шәһәр балалар бакчаларының “Кузя” спорт фестивален ябу булды
23 октябрьдә Татарстан Республикасының экспортка булышлык үзәге “Россиянең ВТОга кушылуы шартларында Россия предприятиеләренең проблемалары һәм үсеш перспективалары” темасына белем бирү семинары оештыра

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International