Музейда аш-сучы көне

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
20 октябрьдә Ф.Кәрими исемендәге музейда “Кәримиләр гаиләсенең яраткан ризыклары” дигән күргәзмә булды. Бу көнне музейга килгән балаларны Ф.Кәрими яшәгән чордагы көнкүреш һәм хуҗалык кирәк-яраклары белән таныштыру булды.

Татар аш-сулары бик күп төрле, туклану турындагы хәзерге фән күзлегеннән караганда бик файдалы да.

Ярты Европаны гизгән Фатих Кәрими дә милли татар ашларын өстен күргән. Аның әнисе Мәгъсүмә абыстай кунакларны мул табын - бәлеш, кыстыбый, чәк-чәк, каклаган каз, өй токмачы кебек сыйлар белән каршы ала торган булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International