“Кузя” фестивале

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
17 октябрьдә футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбе манежында “Күңелле стартлар” дигән финал ярышлары һәм шәһәр балалар бакчаларының “Кузя” спорт фестивален ябу булды. Чарада финалчылар – 35, 36, 27, 43, 57, 21нче балалар бакчалары командалары катнашты. Бәләкәчләр күңелле, әмма шактый катлаулы парлы эстафеталарда ярыштылар. Киеренке көрәштә 27нче бакча командасы җиңеп чыкты (физик культура инструкторы Л.Заһретдинова). 2нче һәм 3нче урыннарда 35нче һәм 36нчы бакча командалары.

Финалда катнашучыларның һәммәсенә дипломнар һәм кубоклар тапшырылды, ә җиңүчеләр кубок белән медальләр дә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International