РФ финанс министрлыгы ана капиталын мохтаҗларга гына бирергә тәкъдим итә

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Ана капиталы түләү программасында гаиләләрнең мохтаҗлык дәрәҗәсен исәпкә алырга кирәк, чөнки программа бала тудыруны стимуллаштыру буенча үз бурычын үтәде инде, хәзер аны үзгәртү сорала. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов белдерде, дип яза бүген “Известия” гәзите.

Ана капиталы программасы 10 елга исәпләнеп 2007 елда кертелгән иде. Ул икенче бала тапканда 300 мең сум түләүдән башланды. 2015 елга түләү 451 мең сум каралган.

Экспертлар фикеренчә, финанс ведомствосының тәкъдиме логикага туры килсә дә, аны гамәлгә ашыру кыен булачак. Ул мошенникларны җәлеп итәргә, социаль якланыш хокукын саклап калу өчен яшь аналарның эш хакларын яшерүенә китерергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International