Бүген Россиядә армия авиациясен оештыру көне билгеләп үтелә

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Армия авиациясенең барлыкка килү көне дип 1948 елның 28 октябре – Серпухов шәһәрендә беренче вертолетлы авиаэскадрилья оештырылган көн санала. Шул көннән армия авиациясе гаскәрләрнең аерым төренә әверелде.

Вертолет авиациясе башта ярдәмче төр булып санала, аңа йөк ташу, корректировка, разведка, элемтә бурычлары йөкләнә. Тора-бара техник эволюция нәтиҗәсендә вертолетлар дәһшәтле коралга әверелде.

Ярты гасырдан артык вакыт эчендә армия авиациясе экипажлары Россиянең барлык кайнар нокталарында һәм аннан читтә дә булдылар. Тыныч вакытта армия авиациясе төрле масштабтагы хәрби өйрәнүләрнең берсеннән дә читтә калмый.

1990 елда армия авиациясе гаскәрләрнең мөстәкыйль төре итеп санала башлады, ә 2003 елның гыйнварында ул Хәрби-һава көчләре кармагына бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International