ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Фәррах Исмәгыйловны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән туган көне белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илвир Габдуллин котлады. Ул ветеренга район башлыгының котлау открыткасын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бүгенге көндә Татарстанда социаль ярдәмнән 1,4 млн кеше файдалана. Социаль яклау органнары тарафыннан аларга 70 дәүләт хезмәте күрсәтелә
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Мөхәррәм ае һәм 1436 ел башлану уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгате
Узган ялларда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган ислам дине нигезләре буенча викториналар Елхово авылы урта мәктәбендә һәм Әлмәт шәһәренең кызлар һәм малайлар өчен “Тәхфиз” Коръән ятлау мәктәбендә үтте.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе 1 ноябрьдән физик затларга 2013 ел өчен милек салымы түләү срогы чыгуын искә төшерә
Октябь аенда “Дуслык” нефтьүткәргеченең эшли башлавына 50 ел тулды. Бүген ул Европага кара алтын экспортлауда төп магистральләрнең берсе булып тора
Әлмәт мәшгульлек үзәге “Пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе” үткәрәчәк
Әлмәт “Нефтяник” хоккей командасы регуляр чемпионат очрашуында Краснодардан килгән “Кубань” командасын бирелергә мәҗбүр итте
Дүшәмбе көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән аз гына кар явачак. Юлларда бозлавык булачак, дип хәбәр итә синоптиклар

26
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
24 октябрьдә Әлмәт районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең XI «Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде. Анда 12 оешмадан 36 спортчы катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International