РФ хөкүмәте наркотиклар исәбенә яңа препаратлар кертте

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
РФ премьер-министры Дмитрий Медведев “Яңа психоактив кушылмаларны наркотик, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары исемлегенә кертү турында” карарны имзалады.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, хәзерге вакытта наркотик җитештерүчеләр Россиядә тыелган наркотикларны алыыштырырдай яңа психоактив кушылмалар эзләү һәм синтезлау белән актив шөгыльләнәләр. Мәсәлән, метоксепамин, NM-018 һәм этилфенидат кебек препаратлар киң таралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International