Әлмәт спортчылары халыкара турнирда яхшы нәтиҗә күрсәттеләр

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
24-26 октябрьдә Нурлатта “Шифа” кубогына халыкара турнир булды. Анда Казахстаннан һәм Россиянең 8 төбәгеннән 70тән артык спортчы катнашты. Турнирны ачу тантанасында Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров, Дәүләт Думасы депутаты, дөнья экс-чемпионы Николай Валуев, ТР бокс федерациясенең күзәтү советы рәисе Сирин Бәдретдинов катнашты.

Әлмәттән ярышка “Алга” спорт клубында тәрбияләнүче 5 спортчы килгән иде. Инсаф Мусин (46 килограммга кадәр авырлык категориясе), Ширхан Гусейнов (57кг.га кадәр), Денис Скворцов (56 кг) 1нче урынга чыктылар. Рөстәм Галиев (54 кг) икенче урында, Ришат Хашимов “Җиңүгә ихтыяр күрсәткән өчен” дигән махсус приз алды. Бу спортчылар һәммәсе дә тренерлар Марат һәм Тимур Гыймаевлар, Андрей Рыжиков җитәкчелегендә тәрбияләнәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International