Әлмәттә студент яшьләр арасында “Автосессия-2014” шәһәр конкурсы булды

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Әлмәт политехника тезникумының актлар залында студент яшьләр арасында “Автосессия-2014” шәһәр конкурсының финалы булды. “Тормыш иминлеге хакына – юлда куркынычсызлык” – конкурсның девизы шундый иде. Конкурсны Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге үткәрде.

Конкурста Әлмәт дәүләт нефть институты, КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы, “ТИСБИ”нең Әлмәт филиалы, политехник техникум һәм Әлмәт профессиональ көллияте командалары катнашты.

Беренче этапта конкурсантлар “В” категорияле йөртүчеләр әзерләү имтиханы билетларындагы 20 сорауга җавап бирделәр, икенче этапта практик күнекмәләрен күрсәттеләр.

Өченче этап та җиңелдән түгел иде. Төрле тематик атрибутика ярдәмендә конкурсантлар иҗади эшләрен хөкемгә куйдылар. Ярышның барлык этапларында студентлар тирән белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча Әлмәт дәүләт нефть институты командасы беренче урынны алды. Икенче урында политехник техникум, өченче урында КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы командалары. Җиңүче команда 1 ноябрьдә Казанда “Автосессия-2014” конкурсының республика этабында катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International