“Татнефть” милли нефть-газ форумында

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
“Татнефть” компаниясе 2нче Милли нефть-газ форумында катнашты. Анда бөтен Россиядән 1200дән артык нефть-газ тармагы эксперты, чит ил кунаклары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм журналистлар җыелган иде. “Татнефть” форумның рәсми партнеры булды.

“Татнефть” Россиядә нефть-газ тармагының үсеш тарихы һәм казанышлары турында “Россия нефть тарихы: чишмә башыннан инновацияләргә” дигән бай эчтәлекле стендлар әзерләгән иде. Компаниянең экспозициясендә Татарстан нефтенең тарихы 1637 елдан башлап чагылыш тапты. Анда ААҖнең Әлмәттәге нефть музееннан экспонатлар да куелган иде. Стенд алдындагы мәйданда актерлар авыр сугыш вакытында, 1943 елда Шөгер авылы янында Татарстанда беренче нефть чыганагы ачылуны тарихи тамаша итеп күз алдына бастырдылар. Форумда катнашучылар “Татнефть” экспозициясенә югары бәя бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International