Бүген Әлмәттә хоккей кортларының әзерлеген тикшерделәр

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитетында хоккей кортларын кышкы сезонга әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Аны башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова үткәрде. Киңәшмәдә физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Геннадий Золкин һәм аның урынбасары Александр Листков катнашты.

Бүген районда 46 корт бар, шуларның 24е шәһәрдә. Аларның кышкы сезонга әзерлеген тикшерү өчен комиссия төзелгән иде, ул октябрь ае дәвамында барлык кортларны да йөреп чыкты. 3, 7, 8, 9Б, 10, 18, 21, 22, 23нче ТОСМСлар территориясендәге, Тихоновкадагы һәм Түбән Мактамадагы кортларның тулысынча әзер булуы ачыкланды.

Бу исемлеккә эләкмәгән кортлардагы төп кимчелекләр – кар чистарту кораллары булмау, электр үткәргечләренең төзек булмавы, салкын су счетчиклары булмау. Кайбер объектларга косметик ремонт кирәк, тренерлар составын комплектлаштыруда проблемалар бар.

Кышка әзерлекне төгәлләргә өлгермәгәннәр өчен 10 ноябрь соңгы срок итеп куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International