ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Экспертлар фикеренчә, даруларга бәяләр 20%ка кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хакта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев сәламәтлек саклау өлкәсендә кризиска каршы чараларга багышланган киңәшмәдә хәбәр итте. Аның әйтүенчә, былтыр бәяләр төрле төбәкләрдә 15%ка кадәр тибрәлгән.
Иртәгә Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы булды.
РФ Хөкүмәтенең кризиска каршы планы кысаларында дәүләт ярдәме алучы төп тармак сөт җитештерү булачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең VI съездында чыгыш ясаганда белдерде.
ӘМР сәламәтлек саклау идарәсендә аның җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендә киңәйтелгән планерка булды.
Райбашкарманың кече залында район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә ӘМР ведомствоара антитеррористик комисиясенең планнан тыш утырышы булды.
1 февральдән Татарстанда ТКХ өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы аша түләгән өчен комиссия алынмый башлый.
"Идел" яшьләр үзәгендә "Кадрлар резервы" республика проектының беренче этабы тәмамланды. Быел проектта Татарстанның 24 районыннан 16дан алып 30 яшькәчә булган 155 егет һәм кыз - эшче яшьләр вәкилләре һәм вуз студентлары катнашты.
ТР Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2014 нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган коллегия утырышын уздырды.
Узган ял көннәрендә “Татнефть” ААҖ спорт комплексында Әлмәт районы мөхтәсибәте һәм Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе булышлыгы белән Әлмәт районының көрәш буенча ачык беренчелеге үткәрелде. Анда 1999-2004 елларда туган 80 үсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International