Йөрәк-кан тамырлары авыруларына профилактика планы

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
ӘМР сәламәтлек саклау идарәсендә аның җитәкчесе Равил Хәйруллин рәислегендә киңәйтелгән планерка булды. Агымдагы елга йөрәк-кан тамырлары авыруларына профилактика буенча чаралар планы турында доклад белән Әлмәт медпрофилактика үзәгенең баш врачы Әнвәр Абдулов чыкты. 2014 елда вакцинопрофилактика үткәрү йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында АМИАЦның баш шәфкать туташы Светлана Менгулова сөйләде. Аннары Әнвәр Абдулов медпрофилактика үзәгенең эш планы белән таныштырды.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин кискен респиратор авыру очраклары ешаюга игътибар юнәлтте, балалар арасында авыручылар күп булу уңаеннан борчылу белдерде. Грипп кузгалу мөмкинлеге уңаеннан стационарларда специфик чаралар үткәрү зарурлыгын әйтте.

Баш врачларга йөрәк-кан тамырлары чирләренә профилактика үткәрүнең җыелма планын төзү өчен үз тәкъдимнәрен кертергә тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International