Россиядә дарулар 20%ка кыйммәтләнергә мөмкин

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Экспертлар фикеренчә, даруларга бәяләр 20%ка кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хакта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев сәламәтлек саклау өлкәсендә кризиска каршы чараларга багышланган киңәшмәдә хәбәр итте. Аның әйтүенчә, былтыр бәяләр төрле төбәкләрдә 15%ка кадәр тибрәлгән.

Хөкүмәт тормыш өчен зарур булган 50 төрле дару исемлеген раслады, һәр аптекада булырга тиешле дарулар исемлеген булдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International