Татарстанда, күрше төбәкләр белән чагыштырганда, тарифларны көндәшлеккә сәләтле дәрәҗәдә саклап калу бурычы тора

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
ТР Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2014 нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган коллегия утырышын уздырды. Аның эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов катнашты.

Төп доклад белән Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов чыгыш ясады. Дәүләт комитеты республика территориясендә 45 юнәлеш буенча 1 меңнән артык предприятиедә тарифларны көйләү эшчәнлеген алып бара. Алар арасыннан газга, электр һәм җылылык энергияләренә, суга, су бүленешенә, каты көнкүреш калдыкларын утилизацияләүгә, транспорт хезмәтләренә, социаль һәм сәнәгый булмаган өлкә хезмәтләренә бәя һәм тарифлар белән идарә итү, инженер челтәрләренә технологик тоташтырылу өчен түләү билгеләү кебек юнәлешләрне билгеләп узарга була.

2014 елда агымдагы елга 5 меңнән артык тариф карарлары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартларының 90 меңгә якын күрсәткече кабул ителгән, республиканың барлык муниципаль берәмлекләре буенча гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түли торган суммасына үзгәрешләрнең индексы билгеләнгән.

“Тарифлар билгеләгәндә дәүләт комитеты тарафыннан оешмаларның икътисади нигезләнгән чыгымнары гына исәпкә алына. Тарифлар белән дәүләт дәрәҗәсендә идарә итүдән гомуми икътисади нәтиҗәлелек узган елда 11 млрд сум тәшкил итте. Алдагы елда ул 16 млрд сум иде”, - дип билгеләп үтте Марат Зарипов.

Докладчы әйтүенчә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 2015 елда тарифлар бары бер мәртәбә, 1 нче июльдән генә артачак, ягъни 1 гыйнвардан тарифлар 2014 нче елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсендә калган.

Марат Зарипов белдергәнчә, агымдагы елның 1 гыйнварыннан халык өчен газ бәясе куб.м га 4,8 сумнан гыйбарәт. Социаль-икътисади үсеш фаразы буенча, агымдагы елга каралган үсеш 7,5 проценттан артмый. Халык өчен электр энергиясенә тариф беренче яртыеллыкта узган елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсендә калып, сәгатенә кВт өчен 2,99 сум тәшкил итә. Икенче яртыеллыкта исә ул 7 процентка артып, сәгатенә 3,20 сум булачак.

Шәһәр торак пунктларында һәм билгеләнгән тәртип буенча стационар электр плитәләре һәм электр белән җылыту җайланмалары белән җиһазландырылган йортларда яшәүчеләр һәм авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар максималь киметелгән 0,7 коэффициенты белән билгеләнгән.

Республиканың барлык кулланучылары өчен җылылык энергиясенә тарифның уртача үсеше быелга 8 проценттан арттырылмаган.

Марат Зарипов билгеләп узганча, дәүләт комитеты тарафыннан идарә итүгә көйләнгән бәяләр өлкәсендә закон үтәлешенә дәүләт контроле гамәлгә ашырыла. 116 оешмада бәяләргә контроль ясалган, административ хокук бозулар турында 94 эш кузгатылган һәм 2 млн сумга штраф салынган. Аның 1,5 млн сумы түләттерелгән. 2015 нче елга 53 оешмада тикшерүләр уздыру планлаштырыла.

Алексей Песошин Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенә, тулаем алганда, уңай бәя бирде. “Финанс ягыннан чикләүләр, акрын икътисади үсеш шартларында барлык стратегик мөһим өлкәләрдә тарифлар һәм бәяләр билгеләү мәсьәләсенә игътибарлы булырга кирәк”, - дип ассызыклады ул. Аның әйтүенчә, тарифлар дәрәҗәсенең икътисади-социаль тормышның барлык тармакларына йогынты ясавы сер түгел.

“Без халык арасында социаль киеренкелеккә юл куймаска тырышырга тиешбез, шуңа күрә 2015 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең индексларын чикләү мәсьәләсендә гамәлдәге тәҗрибәне дәвам иттерү зарур”, - дип, А. Песошин агымдагы елга азаккы индексның 109 процент дәрәҗәсендә расланганын искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International