Татарстанда яман шеш авырулы 85 мең кеше теркәлгән

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Иртәгә Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе уздырылды. 2014 ел ахырына Татарстанда яман шеш авырулы 85 мең кеше теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 меңгә артыграк. Әлеге саннарны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы, Идел буе федераль округы баш онкологы Рөстәм Хәсәнов китерде. Аның сүзләренә караганда, яман шеш белән Татарстанда яшәүче һәр 45нче кеше авырый.

Казан шәһәре баш онкологы, КДМУның онкология, нурланыш диагностикасы һәм нурланыш терапиясе кафедрасы мөдире Фоат Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, башлангыч стадиядәге яман шеш авырулы кешеләрнең 90 проценты бу чирдән гомерлеккә котыла. Аның сүзләренчә, моннан 30 ел элек Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, күкрәк бизе яман шешен ачыклау 25 процент тәшкил итсә, бүген бу сан 75 процентка тигез.

Фоат Әхмәтҗанов онкология юнәлешендә кадрлар әзерләү мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Киләчәктә КДМУның күп кенә факультетларында онкология юнәлеше кертеләчәк. Фоат Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, кадрлау әзерләүдә уку йорты укытучылары, галимнәре генә түгел, ә табиблар да катнаша.

Хәзерге вакытта Татарстанда онкологик авыруларга ярдәм күрсәтүнең тулы бер циклы эшләнгән: шешне башлангыч этапта ачыклау, диагностика, дәвалау. Медицина-санитария юнәлешендә ярдәм күрсәтү сәламәтлек саклау оешмалары базасында 70 беренчел онкология кабинеты һәм 6 беренчел онкология бүлеге булдырылган. 2013 елда Республика клиник онкологик диспансерында позитрон-эмиссион үзәк кулланылышка тапшырылса, узган ел радионуклид терапиясе бүлеге ачылды.

Рөстәм Хәсәнов искәртүенчә, онкологик авыруларны ачыклауда диспансерлаштыруның роле зур. Нәтиҗәдә, яман шешне башлангыч чорда ачыклау мөмкинлеге арта. Республикада диспансерлаштыру кысаларында күкрәк бизе, эчәк (колоректаль), тире, мәни бизе һәм башка яман шешләрне тикшерү, ачыклау программалары гамәлгә ашырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International