Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
Район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы булды. Анда район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, шәһәр-район ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, хәрби комиссар Ришат Сабиров катнашты.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинованың юбилейга багышланган тантаналы чаралар үткәрү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү буенча волонтерлык хәрәкәте, һәр ветеранга мәгариф оешмаларын беркетү турында хәбәрләре тыңланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин сугышта һәлак булганнарга һәйкәлләрне төзү һәм яңарту, сугыш ветераннарының квартирларын вакытында ремонтлау, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү, шәһәр һәм районны бәйрәмчә бизәү турында хәбәр итте.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин ветераннарны бөтен уңайлыклар тудырылган палаталарга салып дәвалау буенча “Кадерле ветераныбыз” республика социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру белән таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International