Яшь көрәшчеләр бил алышты

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
Узган ял көннәрендә “Татнефть” ААҖ спорт комплексында Әлмәт районы мөхтәсибәте һәм Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе булышлыгы белән Әлмәт районының көрәш буенча ачык беренчелеге үткәрелде.

 Анда 1999-2004 елларда туган 80 үсмер катнашты. Көрәшчеләрнең бер өлеше Азнакайдан килгән иде. Әлмәт районының яшь батырлары өлкән иптәшләренә лаеклы алмаш үсеп килүен келәмдә кат-кат расладылар.

Бу көннәрдә безнең команда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган Бөтенроссия күләмендәге турнирга әзерләнә. Ул быел Әлмәттә үтәчәк. Турнир 6-8 февральдә “Татнефть” ААҖ спорт комплексында була.

Ачу тантанасы 7 февральдә 12.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International