ӘМР ведомствоара антитеррористик комиссия утырышы

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
Райбашкарманың кече залында район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә ӘМР ведомствоара антитеррористик комисиясенең планнан тыш утырышы булды. Утырышта ФСБның Татарстан идарәсе башлыгының беренче урынбасары Сергей Рожков, ТР президентының эчке сәясәт департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсенең дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Илдар Галиев һәм бу бүлекнең баш киңәшчесе Ленар Сәлахов катнашты.

Илдар Галиев республикадагы дини вәзгыять белән таныштырды, проблемалы мәсьәләләрне билгеләп үтте. Утырышта башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Песошин, башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, Әлмәт полиция бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Олим Отакулов чыгыш ясады.

Утырыш ахырында тиешле карарлар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International