Айрат Хәйруллин: “Парклар һәм скверлар шәһәр кешеләренең яратып ял итә торган урыны булырга тиеш”

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Айрат Хәйруллин ТР муниципаль берәмлекләрендә парклар һәм скверлар булдыру һәм төзекләндерү прграммасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференциядә катнашты. Киңәшмәне ТР премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев үткәрде.

Муниципаль берәмлекләрдә парклар һәм скверлар ясау өчен республика бюджетыннан бер миллиард сум акча бүленде. Тагын 500 миллион сумны җирле бюджетлардан, бюджеттан тыш чыганаклардан һәм спонсор акчаларыннан җыю күздә тотыла.

Быел Татарстанда бердәм урман утырту көне 25 апрельдә булачак. Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин муниципаль берәмлекләрдә башкарыласы эшләрнең күләменә тиешле анализ инде ясалган булуын әйтте.

ӘМР экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин әйтүенчә, Әлмәттә Парклар һәм скверлар елы кысаларында 2нче микрорайонда Бигәш инеше буендагы “Шәмсенур” чишмәсе территориясен төзекләндерү күздә тотыла. Габдулла Тукай һәйкәле артындагы сквер яңартылачак. Быелга планнарда шулай ук Бигәш паркында да эшләр каралган. “Яшьлек” микрорайонында “Татнефть” компаниясе исәбенә парк зонасына нигез салыначак.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин “Шәмсенур” чишмәсенә аеруча игътибар юнәлдерде. Шәһәрнең бу почмагын рухи һәм физик ял өчен уникаль үзәк итү күздә тотыла. Шул ук вакытта Айрат Хәйруллин парк зоналары ясаганда шәһәрдә яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алуга аеруча игътибар юнәлдерде, аларны актив булырга өндәде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International