Татарстандагы гидротехник корылмаларның 35 проценты гына куркынычсызлык таләпләренә җавап бирерлек

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Хәзерге вакытта Ростехнадзорның Идел буе идарәсе, язгы ташуны бәла-казаларсыз гына үткәреп җибәрү максатыннан, Татарстандагы гидротехник корылмаларны тикшерү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта мондый 98 корылма тикшерелә. Бүгенге көндә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе күзәтүе астына республикадагы 1225 ГТК эләгә. Аларның 35 проценты гына тиешле дәрәҗәдә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирерлек.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Россия экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе баш дәүләт инспекторы Рамил Гайнетдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, корылмаларның күпчелеге узган гасырның 60-80нче елларында төзелгән. Соңгы елларда алар сизелерлек дәрәҗәдә таушалган. Шул рәвешле, хәзерге вакытта республикада эшли торган гидротехник корылмаларның өчтән бер өлеше авария алды хәлендә, дип сөйләде Рамил Гайнетдинов. “Шуның белән беррәттән, су агызу челтәрләре һәм яр буе зоналары торышы да борчу уята. Яр деформацияләре күзәтелә, зур һәлакәтләргә китерергә мөмкин булган аварияләр килеп чыгып тора. Күп кенә гидротехник корылмалар хилафлыкларга ия. Бу, үз чиратында, аларның техник яктан ышанычлылыгын киметә”, – дип искәртте баш дәүләт инспекторы. Аның сүзләренчә, боларның барысына да милекчеләр тарафыннан тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелмәү сәбәп булып тора. Рамил Гайнетдинов мондый корылмаларның төзеклеген планлы рәвештә тикшереп торырга һәм ачыкланган җитешсезлекләрне шунда ук бетерү кирәклеге турында искәртте.

Шул ук вакытта чыгыш ясаучы, уңай нәтиҗәләргә игътибар юнәлтеп, Татарстанның беренчеләрдән булып хуҗасыз гидротехник корылмалар проблемасын хәл итүен әйтте. “Республикада әлеге корылмаларның күпчелеге муниципаль берәмлекләр карамагына тапшырылды. Әлегә милекне теркәү эшләре башкарыла”, – диде ул.

Былтыр ГТКларга хезмәт күрсәтү, аларны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 128 млн сум бүлеп бирелде, һәм бу эшләр язгы ташу чорында гына түгел, ел әйләнәсендә башкарыла, планлы һәм планлы булмаган рейдлар уздырыла, дип сөйләде Рамил Гайнетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International