Айрат Хәйруллин авыл җирлекләренең башлыклары белән очрашты

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Бүген райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Киңәшмә танышу һәм диалог формасында үтте.

Райбашкарма җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин авыл җирлекләренең эшчәнлеге турында кыскача хәбәр итте һәм 2014 елгы эшкә йомгак ясады.

“Сез – территорияләрнең хуҗасы, авылда туып торган проблемаларны беләсез, - диде Айрат Хәйруллин. – Аларны бергәләп хәл итәргә кирәк. Әлмәт районының әйбәт яшәве бергәләп эшләвебезнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуыннан тора”.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы, авыл хуҗалыгын үстерү, ТР президентын сайлау, җирле референдум үткәрү, авылларда исерткеч эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә юл куймау, экологик икеайлык үткәрү – очрашу барышында шундый мәсьәләләр каралды.

Айрат Хәйруллин авылда фермер хуҗалыкларын, гаилә фермаларын үстерүгә аеруча игътибар юнәлдрде.

Очрашу вакытында авыл җирлекләре башлыкларына үзләрен борчыган, хәл кылуны таләп иткән мәсьәләләр турында сөйләү мөмкинлеге булды. Алар бигрәк тә җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, урамнарны яктырту, су һәм газ кертүгә кагылышлы иде.

Айрат Хәйруллин үз чиратында мондый очрашуларның традициягә керәчәген әйтте. Алга таба ул үзе һәр авылга барачак, кешеләр белән очрашып сөйләшәчәк, урыннардагы хәл итәсе проблемалар белән танышачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International