Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт “Мәктәпкәчә белем бирү” һәм “Урта профессиональ белем бирү” пилот мәгариф проектлары өчен сайлап алынды
2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республикада гомуми белем бирү системасы идарәсен модернизацияләүгә багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.
Утырышны ачып, Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның быел февраль аенда ТР Куркынычсызлык советы утырышында өч проблеманы билгеләвен искә төшерде, болар – методик хезмәтнең начар булуы, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хакы системасының нәтиҗәсезлеге һәм аз комплектлы мәктәпләрнең күплеге. Бу факторлар киләчәктәге социаль-икътисади алгарышны куркыныч астына куя, дип билгеләде ул.
Төп докладны утырыш барышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ясады. Ул билгеләгәнчә, 2014 елның көзендә муниципаль мәгариф системасындагы хәлне анализлау өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан методик эшчәнлекне камилләштерү буенча координацияләү советы булдырылган. Белем бирүнең сыйфаты буенча республика рейтингында соңгы урыннарда булган муниципаль районнарның эшчәнлегенә анализ ясалган. Министр сүзләренчә, бу район мәктәпләрендә җитәкчеләр эшендә күп кимчелекләр, методик хезмәтнең тиешенчә эшләмәве ачыкланган.
Энгель Фәттахов шулай ук мәгариф учреждениеләрендәге педагогик хезмәткәрләрнең һәм җитәкчеләрнең хәзерге хезмәт хакы моделе модернизацияләүне таләп итә, дип өстәде. Хезмәт хакын бүлүнең нәтиҗәсез механизмы аркасында, хәзерге хезмәт хакы системасы укытучылар һәм җитәкчеләргә тиешле дәрәҗәдә стимул бирми.
Министр сүзләренчә, быелның 5 маенда муниципаль хакимият башкарма органнары укучылар саны 80 кешедән артмаган урта мәктәпләрне үзгәртүгә юнәлтелгән чараларны эшләргә һәм гамәлгә кертүне башларга тиешләр.
КФУ һәм Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты тарафыннан 2015-2020 елларга Татарстанда педагогик кадрларны әзерләүне модернизацияләү буенча чаралар комплексы эшләнгән.
Энгель Фәттахов шулай ук 2015 елның 1 сентябреннән Татарстанда мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагогика хезмәткәрләренең, ТР мәгариф идарәсе методистларының яңа хезмәт хакы системасы эшли башлаячак, дип белдерде. “Хәзер һәр укытучы хезмәт хакын башкарган эшенең күләменә һәм сыйфатына карап алачак”, - дип билгеләде ул.
“Татарстанда мәгариф системасын үзгәртеп кору вакыты җитте. Тигезләүчелек булырга тиеш түгел, һәр педагог хезмәт хакын башкарган эшенә карап алырга тиеш”, - дип йомгаклады Илдар Халиков.
Әлмәт районында видеоконфереция ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин яңалыкларны инде хәзер үк анализларга, Әлмәт һәм Актаныш районнарын эченә алган “Мәктәпкәчә белем бирү” һәм “Урта профессиональ белем бирү” пилот мәгариф проектларының барлык плюс-минусларны карап чыгарга тәкъдим итте. Укучылар саны 80нән кимрәк булган урта белем мәктәпләрен үзгәртеп кору мәсьәләсен карарга. Киләсе утырышка республика, бөтенроссия күләмендәге һәм халыкарар олимпиадаларда җиңүчеләр, БДИдә 100 балл җыючылар турында тәфсилле мәгълүмат әзерләргә.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз