1 апрельдән 31 майга кадәр Әлмәттә экологик икеайлык үтәчәк

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Татарстан республикасында 1 апрельдә шәһәрләр һәм районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана. Шуңа әзерлек кысаларында ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы санитар-экологик икеайлыкка әзерлекнең барышы турында муниципалитетларның вәкилләре белән зона киңәшмәләре үткәрә.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин министр урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов белән очрашты.

Очрашу кысаларында ведомстводагы территорияләрдә санитария чистартуы планын раслау, икеайлык үткәрү буенча эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар булдыру, пляжлар, скверлар, парклар, балалар мәйданчыклары, азык-төлек һәм әйбер базарлары, кешеләр җыелып ял итә торган урыннар, ял базалары, бакчачылык ширкәтләре һәм гараж кооперативлары, хосусый торак секторы территорияләрен санитария чистартуы чаралары үткәрү, каты көнкүреш калдыклары һәм биологик калдыклар полигоннарын тиешле тәртиптә тотуны тәэмин итү һәм алар тирәсен чистарту һ.б. мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International