Атналык планерка йомгаклары

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Бүген район башкарма комитетында атналык планерка булды. Аны райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин үткәрде. Көн тәртибенә шәһәр һәм район тормышына кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр куелган иде.

Шәһәр юл хезмәтләре һава шартлары үзгәрү уңаеннан күрелгән чаралар турында хисап тоттылар. Айрат Хәйруллин бу мәсьәләнең тәүлек әйләнәсендә контрольдә тотылырга тиешлеген билгеләп үтте.

Кискен торган мәсьәләләрнең берсе – авария хәлендәге йортлардан күчерү - аерым каралды. Элгәрерәк Айрат Хәйруллин шундый йортларда яшәүчеләр белән очрашып, күчәргә теләмәгән кешеләр белән үзе сөйләшкән иде. Шул уңайдан ул торак комиссиясенә кредит срогын арттыру мәсьәләсен карауны йөкләде, бу исә айлык түләү суммасын автомат рәвештә киметәчәк.

ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин иясез җәнлекләрнең кешеләрне тешләү фактлары турында хәбәр итте. Айрат Хәйруллин Әлмәт кебек шәһәрдә кешеләргә ташланучы иясез этләр булмаска тиешлеген ассызыклады, ТКХ департаментына сәламәтлек саклау идарәсе белән бергә хәлгә анализ ясауны йөкләде.

Планеркада шулай ук сәүдә нокталарында янгын куркынычсызлыгы техникасының сакланышын тикшерү турында да әйтелде, бигрәк тә проблемалы моментлар телгә алынды.

Айрат Хәйруллин шәһәрнең яктыртылышын оештыруга канәгатьсезлек белдерде, проблемалы урамнарны атап үтте һәм бу юнәлештә эшне активлаштыруны йөкләде.

Райбашкарма җитәкчесе вазифаларын башкаручы шулай ук шәһәр кешеләренең тормышына һәм мөлкәтенә куркыныч тудыручы корыган агачларга игътибар итәргә дә кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International