Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Республикада мартның 22 көнендә юл һәлакәтләрендә 18 кеше үлгән
2015 елның 24 марты, сишәмбе
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, мартның 22 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 189 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 18 кешенең гомере өзелгән, 207 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Казанда исә 88 шундый һәлакәтләрдә 7 кеше үлгән һәм 97се имгәнгән.
20-22 мартта гына да Татарстанда исерек килеш рульгә утыру белән бәйле юл йөрү кагыйдәсен бозуның 93 очрагы; каршы як юлга чыгып, хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куюга бәйле 233 очрак; балаларны махсус креслосыз утыртып йөрүгә бәйле 227 очрак һәм куркынычсызлык каешын эләктерүне инкарь иткән 1056 очрак теркәлгән.
Соңгы көннәрдә килеп чыккан юл һәлакәтләре арасында җәяүлене бәрдерү очраклары шактый. Шундый фаҗигаләрнең берсе 20 март көнне 14.55тә Яр Чаллыда була. “ГАЗ-3302” машинасында барган 1980нче елгы йөртүче, тротуар буенча артка барып, маневрның куркынычсыз булуына инанмый һәм 1937нче елгы әбине бәрдерә. Зыян күрүче ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла, анда ул җәрәхәтләрдән җан бирә.
21 март көнне 00.20дә Актаныш районында Әнәк – Иске Айман юлының 1нче чакрымында “Лада Калина” автомобиле рулендәге 1994нче елгы йөртүче хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлда яткан 1966нчы елгы җәяүлене таптата. Нәтиҗәдә, җәяүле фаҗига урынында ук җан бирә. Йөртүче һәлакәт булган урыннан качып китә. Соңыннан аны тотып алалар һәм тоткарлыйлар.
Шул ук көнне 9.45тә Әлмәтнең Ленин урамында “Хендэ” автомобиле рулендәге 1983нче елгы хатын-кыз йөртүче, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм, юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 һәм 14.1 пунктларын бозып, юлның идарә ителми торган җәяүлеләр кичүе аша чыгып баручы 2003 елгы җәяүле үсмерне бәрдерә. Зыян күрүче хастаханәгә озатыла.
Тагын бер һәлакәт 21 март көнне 20.40та Түбән Каманың Гагарин урамында килеп чыга. “Лада Приора” автомобиле рулендәге 1989нчы елгы йөртүче, шулай ук хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм 1962нче һәм 1983нче елгы хатын-кызларны һәм 2008 яшьлек кыз баланы бәрдерә. Соңгылары юлны җәяүлеләр кичүе аша светофорның рөхсәт ителмәгән төсенә чыккан. Нәтиҗәдә, алар җәрәхәтләнә, имгәнә. Һәлакәттән соң, йөртүче алкоголь эчкәнме-юкмы икәнен ачыклауга медицина тикшерүеннән баш тарткан.
Кичә 16.20дә Мәскәү – Уфа федераль юлының 16.20нче чакрымында “Хендэ” автомобиле рулендәге 1992нче елгы йөртүче каршы як юлга чыгып, 1982нче елгы йөртүче идарәсендәге “Опель” автомобиленә килеп бәрелә.
“Хендэ” автомобилендәге 1993нче һәм 1995нче елгы пассажир-кызларның гомере хастаханәдә өзелә. Ике йөртүче, шулай ук “Хендэ” автомобилендәге 1991нче елгы пассажир һәм “Опель” автомобилендәге 1982нче елгы пассажир хатын-кыз - хастаханәдә.
.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз