ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
25 майда “Нефтьче” мәдәният сараенда 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр “Минем шәһәрем. Минем талантым” дигән күчмә сөйләшү мәйданчыгы булачак. Аның максаты – территория экономикасы өчен приоритетлы эш бирүче компанияләрне, уку йортларын яшьләр арасында популярлаштыру һәм пропагандалау.

19
май, 2015 ел
сишәмбе
ТР вице-премьеры В.Шәйхразиев республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылган чараларның нәтиҗәләре турында бәян итте

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин инициативасы белән Әлмәттә гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен түләүне киметү буенча колачлы эш алып барыла. Мобиль төркемнәр оештырылып, алар ОДН зур булган йортларга инспекция ясыйлар, счетчиклары нуль күрсәткән квартирларда счетчикларны тикшерәләр.
Шәһәр активы белән атналык планерканы бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин үткәрде.

16
май, 2015 ел
шимбә
Грек-рим көрәше буенча яшьләр арасында Россия беренчелеге 16 майда “Юбилейный” спорт сараенда старт алды. Анда илнең 33 төбәгеннән 190га якын спортчы катнаша. Татарстан көрәшчеләре 27, шуларның 8е Әлмәттән.
Бүген Әлмәт районында экологик икеайлык кысаларында икенче шимбә өмәсе үтә. Предприятиеләр һәм оешмаларда эшләүчеләр, студентлар, мәктәп балалары, шәһәр һәм район кешеләре эш кораллары тотып тәртип урнаштыруга керештеләр.
Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 2015 елның 14 маена 42 муниципаль берәмлектә 2 мең 949 инспекцион тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәләре буенча 10 районда куркынычсызлык техникасын бозуның 19 факты ачыкланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

15
май, 2015 ел
җомга
"Бердәм Россия" сәяси партиясе праймеризында катнашырга ТРның хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте. Аны бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый оешмасы сәяси советының киңәйтелгән утырышында иҗтимагый хәрәкәт исеменнән Чистай шәһәре муниципаль перенаталь үзәге баш табибы Светлана Филиппова тәкъдим итте.
Бүген Татарстанда республиканың башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыкларын укыту буенча "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗә" программасы гамәлгә ашырыла башлады. "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе һәм Казан федераль университеты оештырган чара "Казан" тау чаңгысы комплексында уза.
Бу көнгә багышланган бәйрәм Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International