Атналык планерка

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Шәһәр активы белән атналык планерканы бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин үткәрде.

Айрат Хәйруллин башта әлмәтлеләрне Бөк Җиңүнең 70 еллыгын каршылап муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын бәйрәмчә бизәү конкурсында җиңү белән котлады.

Юл эшләре кызганнан кыза. Айрат Хәйруллин инде 2016 елга юл эшләре планын формалаштыру зарурлыгын әйтте.

Айрат Хәйруллин районда 24 майда үтәчәк үзара салым референдумына аерым тукталды, җыелган акчаның бер өлешен юлларны төзәтүгә тоту мөмкинлеген әйтте.

Планерка барышында мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев БДИга әзерлек барышы турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International