Әлмәттә “Минем шәһәрем. Минем талантым” дигән күчмә сөйләшү мәйданчыгы булачак

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
25 майда “Нефтьче” мәдәният сараенда 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр “Минем шәһәрем. Минем талантым” дигән күчмә сөйләшү мәйданчыгы булачак. Аның максаты – территория экономикасы өчен приоритетлы эш бирүче компанияләрне, уку йортларын яшьләр арасында популярлаштыру һәм пропагандалау.

Чара барышында предприятиеләрнең, уку йортларының, оешмаларның фән, мәдәният, спорт, техника, эшкуарлык өлкәсендә туплаган ресурсларын күрсәтү, тармакларның әйдәр белгечләре катнашында уенлы тренинглар, предприятиеләр катнашында профессиональ полигоннар һәм профсынаулар, экспертлар өчен түгәрәк өстәлләр булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International