ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2015 ел
җомга
Бүген журналистлар белән матбугат конференциясендә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Алексей Грушин һәм кайбер авыл җирлекләренең башлыклары үзара салым уңаеннан якынлашып килгән референдум мәсьәләләррен карадылар, үткән елга йомгак ясадылар.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
16 майда экологик икеайлык кысаларында икенче шимбә өмәсе була. Моңа кадәр күп эшләр башкарылса да, тырма-себеркеләрне җыеп куярга иртәрәк әле. Өмәдә чүп-чарны җыештыру, бордюрлар һәм агач кәүсәләрен буяу, яшел үсентеләр утырту һ.б. эшләр алда тора.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында районда булган һәйкәлләрне яңарту һәм яңаларын кую буенча бик зур эшләр башкарылды. 2014 елда бюджеттан тыш акча исәбенә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган монумент һәм герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле яңартылды, Бөек Ватан сугышы ветераннары Барый Юсупов, Әдип Маликовка мемориаль такталар куелды.
Бүген Әлмәттә эш сәфәре белән ТР азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов килде. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләре белән очрашты, шулай ук кыр эшләренең барышы белән танышты.

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин язгы кыр эшләренең барышына үзе контрольлек итә. Бүген ул башта “Аппак” ҖЧҖдә булды. Биредә иртә культуралар чәчүне ике көндә тәмамларга уйлыйлар.

12
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Извил Габдрәкыйпов белән бергә район басуларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Алар “Союз-Агро”, “Ярыш”, “Чулпан” хуҗалыкларында булдылар.
ТР бюджетыннан быел, балаларны ял иттерү өчен, 1 млрд 281 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә
Бүген район башкарма комитетында атналык планерка булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин үткәрде. Ул торак сәясәте һәм ТКХ департаментының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Бу урында Шаронов Александр Сергеевич эшли башлады.
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин торак сәясәте һәм ТКХ департаменты, идарә итүче һәм ресурслаучы компанияләр вәкилләре белән утырыш үткәрде, бу елда коммуналь хуҗалык өлкәсендәге приоритетлы юнәлешләрне күрсәтте.

10
май, 2015 ел
якшәмбе
Әлмәттә бәйрәм чаралары иртән иртүк “Мәңгелек ут” мемориаль комплексына чәчәкләр салу белән ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International