Әлмәттә грек-рим көрәше буенча яшьләр арасында Россия беренчелеге башланды
2015 елның 16 мае, шимбә
Грек-рим көрәше буенча яшьләр арасында Россия беренчелеге 16 майда “Юбилейный” спорт сараенда старт алды. Анда илнең 33 төбәгеннән 190га якын спортчы катнаша. Татарстан көрәшчеләре 27, шуларның 8е Әлмәттән.