Әлмәттә гомумрайон шимбә өмәсе дәвам итә

2015 елның 16 мае, шимбә
Бүген Әлмәт районында экологик икеайлык кысаларында икенче шимбә өмәсе үтә. Предприятиеләр һәм оешмаларда эшләүчеләр, студентлар, мәктәп балалары, шәһәр һәм район кешеләре эш кораллары тотып тәртип урнаштыруга керештеләр.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин инициативасы белән үткән өмәләрдә шәһәр түрәләренә аеруча проблемалы участоклар бирелгән иде. Бүген шәһәр советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре Шевченко урамындагы аз санлы гаиләләр тулай тораклары территориясен җыештыруны дәвам иттеләр.

Шәһәрнең барлык урамнарында диярлек эш кайнап торды. Өмәдә барлыгы 17 меңнән артык кеше, 127 берәмлек техника катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International