Әлмәттә ОДНны күп язуга каршы көрәш дәвам итә

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин инициативасы белән Әлмәттә гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен түләүне киметү буенча колачлы эш алып барыла. Мобиль төркемнәр оештырылып, алар ОДН зур булган йортларга инспекция ясыйлар, счетчиклары нуль күрсәткән квартирларда счетчикларны тикшерәләр.

Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсен бирә. Салкын су буенча ОДН 20 проценттан арткан йортлар март ае белән чагыштырганда 17гә кимегән.

Рейдлар көндәлек режимда үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International