Әлмәттә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде

2015 елның 15 мае, җомга
Бу көнгә багышланган бәйрәм Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында булды.

Район башлыгы хезмәтләрен башкаручы Наҗия Хәйдәрова җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләде, шәһәр һәм район җитәкчелеге, нефтьчеләр, депутатлар тарафыннан мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү буенча зур эш башкарылуын әйтте. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова Әлмәттә балалар тууның арта баруын билгеләп үтте, соңгы елда гына 3175 нәни дөньяга килгән, шуларның 30 пары - игезәкләр. Ул 50 ел татулыкта яшәгән ике гаиләгә бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм чарасына күп балалы, опекунлык итүче, инвалид балалар үстерүче гаиләләрне хөрмәтләү өчен хәйриячеләр чакырылган иде.

Бәйрәмдә Әлмәтнең яшь талантлары тарафыннан концерт номерлары күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International